16 дек. 2020 г.

Стихотворения о Туймазах на башкирском и татарском языках

 
Туймазы

Яратам үсмер каламны,

Күңелгә дәрт тула, буйласам.

Йөрәктән җыр ташый шул чакта.

Яратып, үз итеп уйласам.

Матурлык кайда соң кызларда,

Батырлык кемнән соң улларда?

Каламны кем биек күтәрә?

Ышаныч тик алтын кулларда,

Шәһәрем, үс, алга бар гына.

Борылып карама артыңа.

Кышларын акласын кар гына,

Йөрәкләрдә булсын яз гына.

                           М. Аитова

 

 

Туймазы

Өсән буена урнашкан

Мөһабәт яңа кала.

Үсеп килгән матур кала

Туймазы дип атала.

Туймазы каласы тора

Берничә зур өлештән.

Һәрберсенә матурлыкны

Ходай бик мул өләшкән.

Тимер юлы Туймазыны

Икегә бүлеп үтә.

Киң һәм такыр асфальт юллар

Төрле якларга китә.



Язда Өсән буйларына

Төшә куе ак томан.

Шул чакларда күренү ул

Биек кар тавы сыман.

Киң урамнар, биек йортлар

Урман эчендә кебек.

Күңелләр күккә арына

Бу матурлыкны күреп.

Ерак җирләргә таныштыр

Туймазы вокзаллары.

Кунакларны кабул итә

Биек, иркен заллары.

Заводлар, фабрикалар күп,

Рестораннар, кибетләр:

«Дуслык», «Спутник», «Юбилейный»,

«Супермаркет» кебекләр.

Дистәләгән мәктәпләрдә,

Колледж, техникумнарда

Меңләгән үсмер балалар

Белем, һөнәр алалар.

Каланың урта җирендә

Урнашкан Үзәк мәйдан.

Үзәк мәйданнан тарала

Туймазылыларга дан.

Театр һәм кунакханә

Үзәк майдан кырында.

Спортчылар мактап сөйли

Стадион турында.

Туймазы үсә, зурая,

Кечерәк иде кичә.

Бүген яңа йортлар үскән,

Үсә, Туймазы, үсә.

                        Илья Ант

 

Һәйкәл булды паровоз



Шәһәребездә яңалык:

Яңа һәйкәл ачылды.

Ул иске вокзал каршында

Лаеклы урын алды.

Туймазы барлыкка килгән

Тимер юлы төзүдән.

Төзелеп килгән «чуен юл»

Бу төбәктән узудан.

Һәйкәл булган паровозның

Тарихы бик катлаулы.

Озак вакытлар күрсәткән

Хезмәте дә мактаулы.

Ул Украинада эшләнгән,

Безнең якларда йөргән.

Хезмәт итү дәверендә

Бик күп җирләрне күргән.

Рәхмәтебезне әйтәбез

Эшчән паровозларга.

Хәзер алар юл бирделәр

Көчле тепловозларга.

Бу паровоз Туймазыда

Мәңгелек урын алды.

Үткән давыллы елларның

Ядкаре булып калды.

                        Илья Ант

 

Туймазы

            Н. Яһүдин көе

Туймазының җир астыннан

Агыла кара алтын.

Шул алтынга җан бирүче,

Егетләр уттай ялкын.

 

Кушымта: Әй, Туймазы, Туймазы,

                   Ямьле Өсән буйлары.

                   Сине сөеп җырга салам,

                   Күңелемдәге уйларны

      

Туймазы уңганнарына,

Буйсына Урал ташы.

Алар ясаган вазалар,

Әйтерсең, йөзек кашы.

 

Туймазыны данга күмә

Алдынгы маяклары.

Эшләргә дәрт, илһам бирә

җырларга бай яклары.

                    Ә. Бикмәтова 

 

Син бит гүзәл, Туймазым



Юбилеең белән котлыйм,

Синең турыда уйларым.

Күпме генә яшәсәм дә,

Сине күреп туймамын,

Син бит гүзәл, Туймазым!

Синдә генә тамыр җәйгән

Нәселемнең агачы.

Җимешләреңә сокланып,

Гомер синдә узсачы!

Атам, бабам узган юллар

Әле булса саклана.

Алар иген иккән җирдә

Үсеп чыкты зур кала.

Туймазының туфрагына

Кендегем каны тамган.

Миңа бары мирас булып

Анам кабере калган.

Син бит минем куллар белән

Төзелгән гүзәл калам.

Синең һәрбер кирпечеңдә

Йөрәк җылысы калган.

Яшел агачлар утырттык,

Юллар да сиңа салдык.

Яшелләнгән саен шәһәр

Эшләргә илһам алдык.

Сокланып карап туялмыйм,

Шуңа җырларга салам.

«Без төзегән Туймазы», - дип

Горурланам, сокланам.

Юбилеең белән котлап,

Изге теләктә калам,

Туган якка тугры калсын,

Газиздән газиз балам!

                   Ә. Бикмәтова 

 

Туймазым

              Р. Яруллин көе

Синдә туып синдә үстем,

Чишмә суларын эчтем.

Тамырларым туган җирләрдә,

Аера алмас һич- кем бер дә.

 

Кушымта: Туган ягым Туймазам

                   Синдә яшәп туймадым.

                   Сиңа булган мәхәббәтне

                   Җиткерсен күңел назым.

Кайда гына йөресәм дә,

Синдә генә уйларым,

Синнән гүзәл башка җир юк,

Туган як - изге ягым. 

                   Ә. Бикмәтова 

 

Туган ягым - Туймазы     



Барган җирдән очып кайтам

Әйтерсең лә кыр казы,

Синнән гүзәл башка җир юк,

Туган җирем-Туймазы.

Бөреләндем, чәчәк аттым

Гүл бакчаңда, Туймазы.

Сиңа булган мәхәббәтне

Җиткерсен күңел назы.

Беркайчан да үкенмәмен

Үтә дип, гомер язы,

Җимешләрем синдә калса,

Туган ягым - Туймазы!

                          Ә. Бикмәтова 

 

Туймазы

Әй, Туймазым,

Син бит бер авылдан

Үсеп киттең. Хәзер зур шәһәр.

Илле елда эшчән куллы халкың

Үстерде бит сине шулкадәр.

Шул елларда күпме хастахәнә,

Мәктәп, техникумнар төзелгән.

Завод- фабрикалар, комбинатлар,

Спорт мәйданчыклары көн күргән.

Кибетләрең синең товарга бай,

Мәктәпләрең гөрләп торалар.

Аналар да теләп эшли ала,

Бакчаларга йөри балалар.

Төзим дисәң, синең кирпечең бар,

Чималың бар, комың, ташың бар.

Газын эшкәртәсең, тимер- бетон,

Корым кирәк икән- ул да бар.

Бер шәһәргә шушы кадәр байлык,

Башка җирдә тагын бар микән?

Уйланам да, тагын бер сокланам,

И, Туймазым, син бик бай икән!

Яши белгәннәргә барсы да бар:

Ите, сөте, балы, икмәге,

Нефте, газы, башка байлыклары

Бөтен гомереңә җитмәле.

Елдан-елга тормыш матурлана,

Яшәү дәрте туа күңелдә.

Халкым бердәм, тату гаилә кебек

Тырышып эшли, яңаларын төзи,

Шулай булсын иде гомергә!

                                  К. Гәрәева

 

Туймазыға йыр



       А. Имаева көйө

Ике илдең сиктәрендә

Бер ҡала - Туймазы.

Башҡорт иле, татар иле,

Икеһе лә берҙәй һөйөп,

Бүләләр уға наҙын.   

 

Ҡушымта: Эй тыуған төбәгем,

                   Ҡояшлы Туймазы,

                   Һин беҙҙең ғүмерҙең

                   Һүрелмәҫ нур-яҙы,

                   Өҙөлмәҫ моң-сазы.

 

Туймазы- тыуған еребеҙ,

Яратҡан төйәгебеҙ,

Ситкә китһәк, һиндә ҡала,

Ҡабат үҙенә тартып ала,

Һурылып, йөрәгебеҙ.

 

Кешеләрҙең эше менән

Абруйлыһың һин илдә.

Төрлө милләт кешеләре

Бер туғандай аралышып,

Татыу йәшәйҙәр һиндә.

 

Туймазы- йәшел ҡалабыҙ,

Яҙмышыбыҙҙың башы,

Һин бит көмөш Ыҡ –балдаҡтың

Матурлығы тартып торған

Аҫыл зөбәржәт 6ашы.

 

Ниңә, тиһегеҙ, ул йомарт,

Ниңә, тиһегеҙ, йылы?

Ул бит Башкортостанымдың

Татарстан туғанына

Күрешергә һонган ҡулы.

                                Г. Ғалиева

 

Төзибез каланы

Җимереп искене,

Төзибез яңаны,

Бизибез матурлап

Без яңа каланы.

Салабыз йортларның

Җылысын, яктысын,

Хөрмәтләп эләбез

Электр лампасын.

Ванна да, суы да,

Газы да эчендә,

Куырган казы да

Өстәле өстендә.

Хуш исле чәчәкләр

Тәрәзә төбендә,

Салават күпере

Каланың күгендә.

Эшебез уң булсын

Именлек- тиңлектә,

Туймазы балкысын

Биектә, киңлектә!

                  Әмир Дивеев

 

Үз Туймазым



Үз Туймазым,

Үз төягем, үз почмагым.

- Янга якын.

Нәниләрнең алсу йөзе

Таңга тартым.

Үз Туймазым

Сагындыра азга гына

Киткәндә дә,

Төшкә керә ятып черем

Иткәндә дә.

Үз Туймазым

Кешеләре киң күңелле,

Миһербанлы,

Эштә уңган, ә торышта

Салкын канлы.

Үз Туймазым

Иңнәренә, буйларына

Эзләр салам,

Халкы белән кул кысышып,

Бергә барам.

Үз Туймазым

Һәр урында күп киңәшчем,

Күп сердәшчем.

Үз Туймазым михнәт-мазар

Һич күрмәсен!

                 Әмир Дивеев

 

Туймазы дигән кала

Туймазы дигән кала бар

Башкортстан илендә.

Китмәскә дип калдым синдә

Шулай берчак килдем дә.

Синдә туып үсмәсәм дә,

Гомерем үтте синдә.

Туймазыдай якты кала,

Юктыр кебек бер илдә

Күңелемә бик ошадың,

Яшәвемнән ямь табам,

Ярты гомер синдә яши,

Синдә мәңгегә калам.

Нинди милләт яшәсә дә

Синең кочакка сыя.

Дуслык шәһәрендә яши,

Үзен бәхетле тоя.

Һәрчак шулай күкрәп яшә,

Мактауларга күмелеп,

Якты булсын киләчәгең,

Яшә, даңга төрелеп.

             Әнисә Минһаҗева

 

Бәхет ядкаре



Сүтелгән толым шәлкеме,

Хыял атлы һәркемне-

Туймазы тимер юллары

Алга әйди Ил-Көнне!

Кояш нурына күмелеп

Каршылый тепловозы.

Утлы, көрәш елларының

Тарихи кайтавазы.

Изгелеккә өнди һәрчак

Айлы манаралары

Ил-Көнгә бәрәкәт өсти

Хак Ислам йолалары.

Умарта күчедәй гөҗли

Таңнан эшсөяр халык

Яшәү кадерен сәнгатьле,

Тырыш хезмәттән табып.

Күренекле шәхесләргә

Бай вә кунакчыл халкы

Икмәк-тоз белән кадерләп

Каршылай һәр кунакны.

«Ана һәм солдат» һәйкәле

Урын алган - Үзәктә!

Кан коеп яуланган бәхет

Ядкаре киләчәккә.

              Наилә Миңнеханова

 

Туймазы халкына дан!

Башкортостан киңлегендә

Балкый бер нурлы кала.

Ул кала - данлы кала

Туймазы дип атала.

Туймазы ул - данлы кала.

Күргәннәр хәйрән кала.

Туймазының уңган халкы

Бөтен җирдә мактала.

Ашлык уңа, нефть чыга

Туймазы җирләрендә.

Эшкә батыр, төскә матур

Халык яши шушы җирдә.

Җир астында нефть суырта

Данлы нефтьчеләре.

Тау башында урман үстерә

Тырыш урманчылары.

Бура-бура иген ура

Уңган игенчеләре.

Көтү-көтү мал үрчетә

Арымас малчылары.

Сокланырлык кием тегә

Маһир тегүчеләре.

Биек, күркәм йортлар төзи

Оста төзүчеләре.

Шаулап-гөрләп эшләп тора

Фабрика- заводлары.

Тырышып эшләп, дан казана

Туймазы халыклары.

Туймазы, Туймазы,

Туймазы - данлы кала.

Туймазыныә уңган халкы

Бөтен җирдә мактала.

                       М. Ногъманова

 

Туймазы



Кемнәр белми, килеп күрсен,

Матур кала - Туймазы.

Көннән-көнгә, елдан-елга

Яңара ул Туймазы.

Болыннарны хәтерләтә

Ямь-яшел газоннары.

Гөл-чәчәккә күмә аны

Туймазының кызлары.

Ераклардан балкып тора

Кичке утың, Туймазым.

Чакырсалар еракларга

Чыкмам  читкә бер адым.

                С. Нуретдинова

 

Шәһәремнең бүген туган көне

Шәһәребез үсә, матурлана,

Безнең дә бит монда өлеш бар.

Эшләп алган бәхет мизгелләре

Алтын- көмешләргә бәрабәр.

Күгәрченнәр кебек гөр- гөр килеп,

Эшлибез без, эштә килешеп.

Көч салмыйча мондый уңышларга,

Булыр идемени ирешеп!

Эшләгәндә, без бит, бал кортлары,

Бал кортлары, димәк, уңганнар.

Бердәм булык эштә, яшәештә,

Тату яшик яме туганнар!

Шәһәремнең бүген туган көне,

Өстәлебез тулы сый белән.

Каршы алыйк, олпат юбилярны,

Каршы алыйк, бию-җыр белән.

                                   Фатых Сайфран

 

Туймазым

(Җыр)

Күпме юл үтсәм дә,

Кайларга китсәм дә,

Һәр яктан туган җир күренә.

Җил булып исә ул,

Җыр булып күчә ул,

Гөл булып күңелгә үрелә.

 

Кушымта: Син - шундый биек җир,

                   Син - шундый бөек җир,

                   Туган җир – Туймазым, Туймазым.

                   Син - якты мең язым,

                   Мәңгелек моң-сазым,

                   Сине гел уйлап та,

                   Сагынып елап та,

                   Җырымда җырлап та туймадым,

                   Туймазым, Туймазым, Туймазым…

 

Кырларың йөрәктә,

Тауларың күкрәктә,

Сер сөйли колакка урманың.

Юлыңны нур итеп,

Гомергә җаныма урадым.

 

Кушымта: Син - әнкәй тавышы

                  Йөрәгем кагышы,

                  Туган җир – Туймазым, Туймазым.

                  Син - якты мең язым,

                  Мәңгелек моң-сазым,

                  Сине гел уйлап та,

                  Сагынып елап та,

                  Җырымда җырлап та туймадым,

                  Туймазым, Туймазым, Туймазым…

 

Тормышның  тәмнәре,

Яшәүнең  ямьнәре -

Икмәктәй кадерле җиргенәм.

Кояш бер булгандай,

Йөрәк бер булгандай,

Син дә бит дөньяда бер генә.

 

Кушымта: Син - әнкәй тавышы

                  Йөрәгем кагышы,

                  Туган җир – Туймазым, Туймазым.

                Син - якты мең язым,

                Мәңгелек моң-сазым,

                Сине гел уйлап та,

                Сагынып елап та,

                Жырымда җырлап та туймадым,

                Туймазым, Туймазым, Туймазым…

                                          Муса Сираҗи

 

Туймазым



Һай Туймазым, синдә тумасам да,

Үтмәсә дә синдә яшьлегем,

Туган оям минем булмасаң да,

Иттем сине яшәү  төбәгем.

Килмешәк дип карамадың  миңа,

Кабул итте халкың  үз итеп.

Бурычлымын барысы өчен шуңа-

Син яшәргә миңа көч бирдең.

Бәхетемне эзләп таптым синдә,

Аяк бастым олы тормышка.

Хыялыбыз, уйларыбыз бергә,

Уртак хәзер безнең язмышлар.

Эшләребез уртак, казанышлар,

Сөенәбез һәрбер уңышка.

Югалтулар уртак һәм табышлар -

Бергә генә җиңел тормышта.

Авырлыклар төшсә иңебезгә,

Күтәрәбез аны без бергә.

Сабырлыклар бирсен Ходай безгә,

Чыдамлыклар бирсен иңнәргә.

Ничә еллар синдә гомер итәм,

Саный китсәң - тула унбергә.

Газиз улың булдым инде күптән,

Тап төшермәм шушы исемгә.

Һай, Туймазым, мәңге күкрәп яшә,

Мактауларга, данга күмелеп.

Күркәм, якты булсын киләчәгең,

Яшә  гөлбакчага төренеп.

                       Гали Солтанов

 

Туймазым

Яшьлегемнең алтын минутлары

Яшьнәп үтте синдә, Туймазым.

Гомерем сиңа тугры калып үтте,

Синдә тусын иде җырларым.

Яшьлек бит ул бик тиз узмый икән,

Ташламасаң  яшьлек  юлларын.

Гомеремне сиңа бәйләдем мин,

Моңлы, гүзәл, матур Туймазым.

Күңелләргә кодрәт биреп тора,

Бигрәк ямьле Өсән буйларың.

Әзгә генә читкә китеп торсам да,

Гел синдә бит минем уйларым.

Су буенда сандугачлар җырын

Сызылып таң атканда тыңладым.

Үкенмәмен, соңгы сулышкаем

Синдә өзелсә дә, Туймазым.

                                Х. Фәхриев

 

Туймазым бердән-берем

                 З.Зайнетдинов көе

Туган җирем Өсән буе

Туймазы дигән кала.

Туймазыда биек йортлар

Айгача юллар сала.

 

Кушымта:

Сокландыргыч гүзәл кала

Туймазы туган җирем.

Йөрәгемне дәртләндерә

Туймазым бердән-берем.

 

Туймазы каласы үсә

Бөтен илгә күренеп.

Биек йортлар күтәрелә

Йолдызларга үрелеп.

 

Кушымта:

Кендек каным сеңгән кала

Мәңге чыкмас күңелдән.

Чөнки бабам, әбием, анам

Шушы җирдә күмелгән.

 

Туган калам якын җаңга

Мәңгелеккә сеңгән аңга.

Чылтырап аккан Өсән суы.

Рәхәтлек бирә  җанга.

 

Кушымта:

Җир шарын мең әйләнсәң  дә

Туган төбәк бер генә.

Туган илгә изге теләк

Теләп йөрим гел генә.

                     Халидә Хөснетдинова

 

Туймазы гүзәл кала

Өсән елгасына кушылырга

Шашып ага Райман чишмәсе

Татлы суын эчеп туеп булмый

Эчкән саен килә эчәсе.

 

Кушымта:

Горурланам үз шәһәрем белән

Данлы кала минем шәһәрем

Күп милләтле халкы тату яши

Шуңа нык куана йорәгем.

 

Дөнья күләмендә дан казаныр

Туймазы бит ул гүзәл кала.

Табигать мирасынада бик бай

Җир байлыкларыннан көч ала.

 

Кушымта:

Болытларга куып җитәм, диеп

Күккә күтәрелә йортлары.

Шәһәр бүлеп тимер юлы үтә,

Балкып яна якты утлары.

                Халидә Хөснетдинова

 

Туймазылар

Ете түбәлә, ете юл сатында

Йәшәй беҙҙең туймазылар.

Ҡайнар йөрәк, ялҡынлы һөйөүҙән

Ғүмер буйы туйманылар.

Хозур тәбиғәттә, илһамланып,

Дан яулайҙар туймазылар.

Ауыр һуғыш йылдарында

Девон тәрәнлеген яуланылар.

Ил, халыҡҡа килгән афатта,

Көс- ғәйрәтен тыйманылар.

Хеҙмәт батырлығын үҫтереп,

Ҙур мәртәбәгә лайыҡ улар.

Ҡара алтын табырға

Күп ерҙәрҙе ҡайнанылар.

Тиҫтәләгән ҡасабалар төҙөүҙә

Туймазылар ситтә ҡалманылар.

Күп милләтле, киң күңелле,

Ҡунаҡтарҙы мул һыйланылар.

Дуҫ-туғанлыҡ хисе менән

Хөрмәт итә туймазылар.

Йәшә,

Йәшнә, ҡаласығым,

Халҡым бәхете шатлығына.

Өмөт, инсаф, иманлыҡҡтың

Изге үтәлеш хаҡлығына.

Һағыныуымды баҫыр өсөн,

Бер ҡайтырмын барыбер көт.

Сөнки беләм, туймазылар ихлас,

Гүйә һауала осҡан бөркөт.

                   Ғ. Шаяхметов

 

Туймазы

Каеннарга кылган моңы сеңгән,

Тургай җыры назлый кырларын.

Гамем ташып, сөйгән Туймазыма

Күкрәгемдә туа җырларым.

Нигез ташым монда, изге җирем,

Аерылып китә  алмадым.

Сихерләде зәңгәр чишмәләрең,

Урманнарың, алсу таңнарың.

Монда гына кышлар мәрхәмәтле,

Монда җәйләр оҗмах эченнән.

Монда гына туа гали затлар,

Монда садә- сабыр кешеләр.

Шигъри җанга илаһи сут өргән,

Язмышыма язган Туймазым

Әлләничә гомер кичерсәм дә

Сине данлап җырлап туймамын.

                                 Даим Яушев

 

Бәрәкәтле ерем - Туймазы!

Тау тигәнең үр генә бит,

Йылғаларың да ҙур түгел.

Ябай ғына болондарға

Ник тартыла был күңел?

Бәрәкәтле ерем - Туймазым,

Был донъяла тик һин  булған өсөн,

Йөрөтәбеҙ күңелдәрҙә

Һәр үләнең, сәсәгеңдең төҫөн.

Аҡландарҙы иңләп- буйлап

Ҡарап сығыу бик еңел…

Ябай ғына урмандарға

Ник тартыла был күңел?

Бәрәкәтле ерем - Туймазым!

Был донъяла тик һин булған өсөн,

Йөрөтәбеҙ беләктәрҙә

Йөҙ йәшлек имән көсөн.

Бәрәкәтле ерем- Туймазым!

Был донъяла тик һин булһын өсөн,

Йөрөтәбеҙ йөрәктәрҙә

Һиңә ҡайнар һөйөү хисен!

                        А. Әхмәтова

 



 



Комментариев нет:

Отправить комментарий

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...